Рафига Нуртдин кызы белән Хатып Миңнемулла улын Олы Кайбыч авылында гомер буе иң тырыш, тату, эшчән гаилә итеп белделәр. Хатып абый, Бөек Ватан сугышыннан кайтканнан соң, гомер буе колхозда тракторчы булып эшләде. Рафига апага да сугыш елларында, хаттә сугыштан соң күп кенә еллар буе, тракторчы булып эшләргә туры килгән. Иңгә иңне куеп алар 60 ел бергә гомер кичергәннәр, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Рафига апа улы һәм килене белән яши, 6 оныгы, 9 оныкчыгына ул яраткан әби.
Рафига апаны 90 яшьлек юбилее белән котларга Кайбыч районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Макаров, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Сафин, пенсионерлар һәм ветераннар Советы рәисе А. Закирова килделәр. Алар юбилярга Россия Федерация Президенты В.Путинның котлауларын һәм район Башлыгы А.Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр тапшырдылар.