Ил күләмендә узган ярышта Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Борындык төп мәктәбе укучысы Гүзәл Хәйруллина да катнашты. Ул Мөслим районыннан Айнур Җәлилов белән катнаш парлы категориядә чыгыш ясады. Алар, Россиянең башка төбәкләреннән килгән көчле бадминтончылар белән уйнап, көмеш медальгә лаек булды. Гүзәл кызлар белән парлап уйнау категориясендә Тәтеш шәһәреннән Валерия Таҗиева белән бергә чыгыш ясады һәм бишенче урынга чыкты. Составында Саба, Алексеевск районнары спортчылары да булган Татарстан җыелма командасы бу ярышларда бишенче урынны яулады.