“Кайбыч таңнары” газетасы призына чаңгы ярышы узды

2016 елның 25 марты, җомга

Быел егерме беренче тапкыр “Кайбыч таңнары” призына чаңгы ярышы узды. Ярыш мәктәп укучылары һәм оешма-предприятия, авыл җирлекләре командалары арасында эстафета рәвешендә узды. Ярышның ачылу тантанасында чаңгычыларны район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров котлады, уңышлар теләде. Әлеге ярышның инициаторы булган, “Кайбыч таңнары” газетасының баш редакторы Луиза Сөнгатуллина исә барлык катнашучыларга бирегә килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. “Быел бу ярышны Кайбычыбызның 25 еллыгына багышлап уздырабыз. Һәркемгә зур җиңүләр юлдаш булсын!” – диде ул. 
Җиңүчеләр: 
Тугызынчы класс укучылары арасында – Борындык мәктәбе – беренче, Хуҗа Хәсән мәктәбе – икенче, Олы Кайбыч мәктәбе – өченче урынга лаек булды. 
Унберенче класслар арасында – Олы Урсак мәктәбе – беренче, Борындык мәктәбе – икенче, Олы Кайбыч мәктәбе - өченче урын алды. 
Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында беренче урынга – Урсак авыл җирлеге командасы, икенче урынга – Кайбыч полиция бүлеге хезмәткәрләре, өченче урынга – “Салават күпере” спорт комплексы хезмәткәрләре чыкты. 
Әлеге ярышка медаль һәм мактау кәгазьләрен башкарма комитет әзерләде. Спонсорлык ярдәмен “Швеймет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рәшит Ярхәмов, нотариус Ирек Гафуров, шәхси эшмәкәрләр Равил Җәләлиев һәм Фәнис Камалиев күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International