2016 нчы елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы Милли музее булышлыгы белән Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы музейлар берләшмәсенең үзара эшчәнлеге кысаларында “Татарстан музейлары эшчәнлегендә көнүзәк мәсьәләләр” темасына республика фәнни-гамәли семинары узды.
Семинарда дәүләт, муниципаль, ведомство музейларының җитәкчеләре, Татарстан музейлары ассоциациясе әгъзалары, корреспондентлык пунктлары җитәкчеләре катнашты.
Семинар программасына “Музей язы – 2016” акциясен үткәрү кысаларында Татарстан музейлары һәм Татарстан музейлары ассоциациясе эшчәнлегенә бәйле сораулар буенча фикер алышу, “Йөрәк сере ефәк бизәк” каталогы презентациясе кертелгән иде.
XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада мәдәни программасы кысаларында Татарстан Республикасы Милли музее “Татар костюмы: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган уникаль музейара күргәзмәсен тәкъдим итте. Әлеге күргәзмә Галия Кайбицкая исемендәге музейдан татар костюмы үрнәкләре белән тулыландырылды. Күргәзмәдә катнашканы өчен музей “Йөрәк сере ефәк бизәк” китабы белән бүләкләнде.
Семинарда 2015 нче елның 1 нче декабреннән 2016 нчы елның 31 нче гыйнварына кадәр үткәрелгән ”Иң яхшы корреспондентлык пункты – 2015” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. ”Иң яхшы корреспондентлык пункты – 2015” бәйгесен оештыручы Татарстан Республикасы Милли музее чыгыш ясады.
Семинарда катнашучыларга иң яхшы корреспондентлык пунктларының эш тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге тудырылды.
Шулай ук семинарда 2015 нче елның Казан милләтара мөселман киносы фестиваленең “Иң яхшы тулыметражлы документаль фильм” номинациясендә лауреат исеменә лаек булган “Кичерелмәгәннәр сугышы” («Война непрощенных» (режиссеры - Д. Красильников)) фильмы күрсәтелде һәм фильмны караганнан соң “Муса Җәлил: иҗат һәм батырлык. XXI гасырдан караш” темасына түгәрәк өстәл артында семинарда катнашучыларның үзара фикер алышуы оештырылды.
Эльмира Сафина,
Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры.