Район газетасы кубогына чаңгы ярышлары узачак

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

25 март көнне сәгать 10 да Олы Кайбыч авылы ял паркында район газетасы кубогына чаңгы ярышлары узачак. Бу ярышлар Кайбыч районы оешканга 25 ел тулуга һәм “Кайбыч таңнары” газетасы туган көненә багышланган. Ярышларда төп гомуми белем, урта белем бирү мәктәпләре, оешма, авыл җирлекләре һәм олы яшьтәге кешеләрдән торган командалар катнашырга мөмкин. Конмада составында ике ир кеше һәм бер хатын-кыз булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International