20 март көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә “Салават күпере” спорткомплексында авыл мәхәлләләренең якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче шәкертләр арасында суда йөзү ярышы оештырылды. Әлеге чарага районның биш мәхәлләсеннән балалар килде. Беренче өлештә дүрт кеше катнашында эстафета ярышында беренчлекне “Борындык” авылы мәхәлләсе егетләре яулады, икенче урынны “Түбән Кошман” авылы мәхәлләсе, өченче урынны “Олы Урсак” авылы мәхәлләсе егетләре алды. Шәхси беренчеләккә йөзү буенча 5-6 класслар арасында беренче һәм икенче урыннарны Кошман авылыннан Сабиров Сәйдәш Хәсән улы һәм Гарипов Ринат Фирнат улы яуладылар, өченче урынны Иске Чәчкаб авылыннан Гаттаров Рамил Рәмис улы алды. 7-8 класслар арасында беренче урында Кошман авылыннан Мотыйгуллин Булат Марат улы урнашты, икенче һәм өченче урыннарны Борындык авылынан Хуҗин Булат Ирек улы һәм Шамсутдинов Ильмир Илдус улы яуладылар. Җиңү яулаучы һәм әлеге чарада катнашкан барлык балаларга да бүләккә бассейнда су коену өчен абонементлар һәм билетлар бирелде. Кыз-балалр өчен әлеге ярыш язгы каникуллардан соң каралган. Әлеге чара Татарстан Диния нәзарәте аша "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фонды ярдәмендә оештырылды.