Салтыган авылында гомер итүче Гимадеева Фатыма Шигап кызына 20 март көнне 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Н. Макаров, Багай авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Кузнецова һәм Багай авылы ветераннар Советы рәисе Р.Камалова килделәр. Алар Фатыма апага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләкләрен тапшырдылар. Юбиляр бик күп теләкләр кабул итте.