18-19 март көннәрендә Чистай шәһәрендә ир-ат командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Анда боз сарайлары булмаган район командалары катнашты. Җиңү өчен Кайбыч, Теләче, Аксубай муниципаль районнары, шулай ук Бөгелмә муниципаль районы Карабаш бистәсе командалары көрәште. Безнең хоккейчылар элекке елларда күп тапкырлар икенче-өченче урыннар яулый иде. Бу юлы, барлык өч матчта да җиңү яулап, беренче тапкыр җиңүче булдылар. Котлыйбыз!