Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау

2016 елның 19 марты, шимбә

Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәр елны мартның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кайнар котлыйлар.

Әлеге өлкәләрдә эшләүче хезмәткәрләр халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә социаль әһәмияткә ия бурычларны хәл итүне тәэмин итәләр. Елдан-ел ТКХ линиясе буенча хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыра бара. Районда суүткәргеч линияләрен яңарту, социаль объектларны җылылык белән тәэмин итүне яхшырту (ә болар халыкның тормыш шартларын яхшыртуга булышлык итәләр) буенча байтак эш эшләнде. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар, күрсәтелә торган хезмәтләрнең ассортиментын киңәйтәсе, бу өлкәдә эшмәкәрлекне үстерәсе бар.

Хөрмәтле  торак-коммуналь хуҗалыгы  өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр! Сезгә ныклы исәнлек һәм иминлек, яңадан-яңа уңышлар телибез.

А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район Башлыгы 

А.Н. Макаров, Кайбыч районы Башкарма комитеты җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International