Чыннан да, 10 нчы һәм 12 нче март көннәрендә МБГБУ “Иске Чәчкаб төп мәктәбе” укучылары Республикакүләм "Дулкыннар" фестивалендә "дулкынландылар". 11 нче тапкыр үткәрелүче әлеге бәйгенең быелгысы шагыйрә Клара Булатованың 80 яшьлек юбилеена багышланган иде. Конкурсның таләпләре буенча катнашучылар үзләренең чыгышларын Клара Булатова иҗаты белән бәйләргә тиешләр.
"Нәфис сүз" номинациясендә уртанчылар төркемендә, Хөсәенова Ләлә (җитәкчесе Энҗе Ринат кызы Гильманова) 200 дән артык катнашучы арасында 2 нче урынны яулады. Ул Клара Булатованың “Егетлеккә атлау” дигән шигыре белән чыгыш ясады. Жюриларны - Республикабызның танылган артистларын үзенең чыгышы белән таң калдырды ул. Флера Хәмитова, аның чыгышына сокланып, “Безгә быел Кояш килгән, ләбаса!”- дип белдерде.
"Салават күпере" ансамбле кызлары исә, үз номинацияләрендә 1 нче урынга лаек булдылар. Клара Булатова сүзләренә иҗат ителгән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырын табигый ике тавышка башкарды алар. Жюри рәисе Миңгол Галиев ансамбльнең җитәкчесе Габидуллина Люция Әгъзам кызына үзенең тирән рәхмәтләрен белдерде. Композитор Риф Гатауллин да кызларыбызның чыгышын бик яратты, алардан үзенең җырларын өйрәнүләрен сорады.