"Ак Барс Кайбыч” ҖЧҖның икенче һәм өченче номерлы филиалларында авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларының слеты булды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Бүген, 16 март көнне “Ак Барс Кайбыч” ҖЧҖның икенче һәм өченче номерлы филиалларында авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларының слеты булды. Слетта район башлыгы А. Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ф. Басыров катнаштылар. Бу чара тантаналы рәвештә бәйрәм өстәле артында узды. Югары уңышларга ирешкән эшчеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башлыгы Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International