“Ак Барс Кайбыч-1” җәмгыятенең хезмәт алдынгыларын район үзәгендәге кафеда хөрмәтләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Ак Барс” агрохолдингы генераль директоры киңәшчесе Рафаэль Әбүзәров авыл хезмәтчәннәрен кайнар тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Җәмгыять директоры Илгиз Саттаров узган елдагы эшчәнлекләре, бу елга планнары белән таныштырды. Слет җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.