Районның күп кенә авылларында Масленица (май чабу) бәйрәмнәре гөрләп узды.“Май чабу” - халыкның борынгыдан ук яраткан һәм күңелле бәйрәмнәреннән берсе. Кышны озату, язны каршы алуга багышлана. Атна дәвамында сузылган бәйрәмнең һәр көне аерым атала.Дүшәмбе – “очрашулар”, сишәмбе – “уеннар”, чәршәмбе – “сыйлану”, пәнҗешәмбе – “уен-көлке”, җомга – “әби коймагы”, шимбә - “печкәчәмдә кунакта”, якшәмбе – “кичерешү” дип йөртелгән.Әлеге бәйрәм бигрәк тә милли традиция һәм йолаларны саклап калу һәм фольклор иҗатын тагын да җәелдерү чарасы буларак уздырылып килә. Бу көнне олысы-кечесе күңел ача, берсеннән-берсе дәртле концерт номерлары карыйлар, ачык һавада пешкән кайнар коймактан авыз итәләр. Спорт уеннары буенча ярышлар оештырыла. Биредә балалар, яшьләр бик теләп катнашалар, төрле бүләкләргә ия булалар.Традиция буенча бу көнне узып баручы кышның символы булган “Масленица” карачкысы яндырыла. Бу бәйрәмнән фоторепортаж