“Ел хатын-кызы”, “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

2016 елның 11 марты, җомга

“Ел хатын-кызы”, “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенә нәтиҗә ясау инде күп еллар Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан зур бүләк дип кабул ителә.

Мәгълүм булганча, “Ел хатын-кызы”, “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” өч этапта уздырыла - башта муниципаль берәмлекләр һәм зоналар буенча сайлап алу турлары уза, аннары Казанда конкурска йомгак ясала. Intertat.ru мәглүмәтенә караганда, 2016 елда әлеге бәйгегә 700дән артык гариза тапшырылган, зона этапларында 118 номинант сайлап алынган, шуның 30ы җиңүгә лаек дип табылган.

Быел  нәзәкатьле затларны хөрмәтләү өчен С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында җыелдылар. Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан Мария Таймасова “Минем язмыш – минем һөнәрем” номинациясендә бүләкләнде. Мария – алдынгы сыер савучы. Авыр булса да, шундый һөнәр сайлавына ул бер дә үкенми. Әнисе алдынгы савучы булган, кечкенәдән әнисе белән эшкә ияреп йөргән. Сыерларны ярату шуннан килгән. Бу очрашуда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International