Кайбычта Май чабу – Масленница бәйрәме гөрләячәк

2016 елның 11 марты, җомга

Бәйрәм көнендә мәдәният йортлары тирәсендә төрле күңел ачу чаралары, уеннар, җыр-биюләр тынып тормый, табаларда телеңне йотарлык тәмле коймак пешә. Май чабуның иң тәмле ризыгы булган коймак кояшны, язны, яшәешне чагылдыра, аны атна буе пешерәләр. Май чабу – кышны озатып, язны каршылау бәйрәме һәм ул җиде көн буена бәйрәм ителә. Аның һәр көне исемләп бүленгән: дүшәмбе – очрашулар, сишәмбе – уеннар, чәршәмбе – сыйлану, пәнҗешәмбе – уен-көлке, җомга – әби коймагы, шимбә – кунакка йөрешү, якшәмбе – кичерешү көне дип йөртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International