Кайбыч районының барлык авыл җирлекләрендә референдум узачак

2016 елның 11 марты, җомга

Референдум үткәреп, үзара салым акчасы җыюның никадәр файдалы булуын Кайбыч халкы үз мисалында яхшы белә. Узган елларда үткән референдум нәтиҗәсендә авылларда зират тирәләре тотылды, юллар тәртипкә китерелде, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә һәйкәлләр яңартылды, яңалары төзелде, кыскасы, җирлек әһәмиятендәге күп кенә проблемалар хәл ителде. Референдум шуның белән отышлы: без биргән һәр бер сумга хөкүмәтебез дүрт сум исәбеннән акча бүлеп бирә. Бу акчага авылларда зур чыгымнар таләп иткән эшләрне башкарып чыгарга мөмкин. Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да референдумда актив катнашырга чакырабыз. Шушы якта, шушы туфракта яшибез икән, аны матур эшләребез белән бизик, туган ягыбызны тагын да матуррак итик. Халыктан җыелган акча без яшәүче авылларны төзекләндерүгә тотылачак. Референдум узган дип саналсын өчен сайлау яшендәге кешеләрнең 51 проценттан күбрәгенең үзара салымны кертүгә риза булуы кирәк. Тавыш бирү 13 мартта 7.00-20.00 сәгатькә кадәр сайлау участокларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International