Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә карата зур концерт

2016 елның 7 марты, дүшәмбе

7 март көнне, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре көче белән концерт куелды. Концерт программасы хореография һәм вокал номерларына, яндыргыч биюләргә, юмористик чыгышларга, музыкаль уен коралларында уеннарга бай иде. Хәрмәтле хатын-кызларыбызга багышлап бик күп котлау сүзләре яңгырады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин концертта катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм форсаттан файдаланып барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International