4 март көнне Салтыган авылында капиталь ремонттан соң клуб ачылды. Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Бердәм Россия" партиясе фракциясенең әгъзасы, Салтыган авылында туып үскән Рафил Нугуманов, җитәкчеләр, авыл халкы катнашты. Ничә дистә еллар дәвамында ремонт күрмәгән авыл клубы бүген өр-яңа күлмәген кигән. Бүләк итеп клубка теннис өстәле сатып алу өчен сертификат һәм китап фондын тулыландырыр өчен китап басмалары бирелде. Авыл халкы район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.