Казан дәүләт федераль университеты ректоры, бу төбәктән Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Илшат Гафуров инициативасы белән бирегә, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Николай Лобачевский исемендәге лицей-интернат укучылары килеп коңцерт куеп китте. Концерт программасы бай эчтәлекле иде: төрле биюләр, моңлы җырлар, саксофонда уйнау тәкъдим ителде. Чарада район башлыгы А. Рәхмәтуллин да катнашты.