"Халкым хәзинәсе" фестиваль-конкурсы тәмамланды

2016 елның 4 марты, җомга

Район мәдәният бүлеге тарафыннан халыкның гореф-гадәтләренең ролен һәм әһәмиятен күтәрү максаты белән фольклор коллективлар арасында “Халкым хәзинәсе” исемле фестиваль-конкурс иглан ителгән иде. 3 март көнне беренче турны узып финалга чыккан коллективлар район мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Барлыгы 12 коллектив халкыбыз йолаларын мәртәбәле жюригә һәм тамашачыларга күрсәтте. 3 сәгатьтән артык барган тамашада татар, рус, чуаш, көрәшен халыкларының матур йолалары күз алдыннан узды. Һичшиксез һәркемнең күңелендә ата-бабаларыбыз белән горурлану хисе уянды. Нинди генә милләт халкы булмасын, аның үткәненә күз салсаң, исең китә. Ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән безнең халык. Аның тыныч, мул тормыш даулап кына түгел, ә үзен-үзе саклап һәм яклап яшәмәгән көне булдымы икән? Ә шуңа да карамастан, үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз. Авыр хезмәттән соң бушанып, иркенәеп төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Якты эчтәлекле чыгышлар аша нинди генә матур йолаларны искә төшермәдек, яңа ачышлар ясадык. Балага исем кушу, армия сафларына озату, чуаш һәм көрәшен халыкларының кияүгә бирү мәҗлесе, язын боз китүне бәйрәм итү, каен озату, троица  - болар барсы да халкыбыз хәзинәсе. Бу чыгышлар артында  коллективларның күпме тырышлыгы, актив социаль позицияләре тора. Район башлыгы А.Рәхмәтуллин һәрбер коллективка җылы сүзләрен җиткерде. Аның чыгышында район халкы белән горурлану, соклану һәм ата-бабаларыбызның йолаларын саклап яшәгән өлкән буын кешеләренә олы рәхмәте чагылды. Шулай ук бу фестивальне оештырган район мәдәният бүлеге адресына ул мактау сүзләре әйтте. Барлык коллективлар 2 000 сумлык сертификатка лаек булды. Жюри әгъзалары карары буенча Кече Мәме авылыннан “Палан” фольклор коллективына 10 мең сумлык, Иске Тәрбит авылыннан “Сәүдияр” коллективына – 8 мең сумлык, Каргала авылыннан “Сударушка” коллективына – 5 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Гран-при район мәдәният йорты коллективына бирелде. Шулай ук Иске Чәчкаб авылы фольклор коллективы балага исем кушу йоласын күрсәткәне өчен 3 мең сумлык сертификатка лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International