Шүширмә авылында гомер итүче Габидуллина Разия Тимергази кызына 1 март көнне 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Х. Заһидуллина, Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гимадиев, Борындык авылы ветераннар советы рәисе Равил Бикмуллин килделәр. Россия Федерациясе Президентының җылы сүзләр белән язылган котлау открыткасы, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Кунаклар әбигә ныклы сәламәтлек, балалары, оныклары, оныкчыкларын куандырып, озын гомер кичерүен теләделәр.