Бәрлебаш авылында яңа күп функцияле үзәк төзелә башлады.

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Бәрлебаш авылында элекке клубның заман таләп­ләренә җавап бирмәве сәбәпле, биредә яңа күп функцияле үзәк төзелә башлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, төзүчеләр җир эшләрен төгәлләп, нигез ташларын урнаштырган. Йөз урынга исәпләнгән үзәк үз эченә почта бүлекчәсен һәм авыл китапханәсен дә алачак. Яңа күп функцияле үзәк бинасын агымдагы елның 20 июленә тапшыру планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International