02 март көнне авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында агросәнәгать комплексының 2015 елда эш нәтиҗәләре, язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Леонидович Титов һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Ильгизарович Рәхмәтуллин катнаштылар. Н.Л. Титов чәчүлекләрнең структурасын, орлыклар, минераль ашламалар белән тәэмин ителешен һәм авыл хуҗалыгы техникасын язгы чәчүгә әзерлеген анализлауга аерым игътибар бирде. Кайбер юнәлешләр буенча авыл хуҗалыгы формированиеләренә һәм җаваплы затлар адресына министр урынбасары тарафыннан кисәтүләр, конкрет киңәшләр бирелде.