Кайбычта “Татмедиа” агентлыгы үткәргән бәйге җиңүчесен бүләкләделәр

2016 елның 1 марты, сишәмбе

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте подписчиклар арасында һәр яртыеллык саен “Газетага язылган өчен- айпад!” дип аталган бәйге үткәрә. Әлеге бәйгенең максаты – газета-журналлар тиражларын саклап калу, ягъни газет-журналларга язылучылар санын югалтмау, укучыларда матбугатка кызыксындыру уяту. Конкурс таләпләре буенча, “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең өч һәм аннан да күбрәк газета-журналына язылырга һәм квитанцияне Казанга җибәрергә кирәк иде. Бүләкләр арасында фотоаппаратлар, Кукмарада чыгарылган савыт-саба комплектлары бар иде. Һәр районнан, подписка суммасының күләменә карап, берәр кызыксындыру бүләге иясе билгеләнде. Бәйгенең кызыксындыру бүләгенә лаек булучылар арасында Хуҗа Хәсән мәктәбенең татар теле укытучысы Резедә Матвеева да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International