27 февраль көнне район башлыгы А. Рәхмәтуллин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында Россия эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы бүлеге җитәкчесе Р. Хуҗин бүлекнең 2015 елдагы эшчәнлеген йомгаклап чыгыш ясады. Ул 2016 елга куелган планнар белән дә таныштырып үтте, авыл җирлекләре белән берлектә җинаятчелеккә каршы уртак көрәш алып баруга өндәде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да Россия эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы бүлеге белән бер юнәлештә эшләргә басым ясады.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Э. Загидуллина этил спиртын һәм алкогольле продукциясен законсыз әйләнеше буенча ведомствоара комиссиясенең эше турында чыгыш ясады. Шулай ук мәгариф һәм сәламәтлекне саклау өлкәсендәге җитәкчеләр тыңланды, киләсе айга планнар билгеләнде.