Кайбыч районында каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган чаралар узды. Бу чараларны йомгаклап 22 февраль көнне район мәдәният йортында шагыйрьнең иҗатына багышланган шигырь кичәсе оештырылды. Кичәдә район мәктәпләреннән иң яхшы шигырь укучы дип саналган балалар Муса Җәлилнең әсәрләрен башкардылар. Район башлыгы А. Рахматуллин бу чараларда актив катнашучыларга “Бердәм Россия” партиясе исеменнән мактау грамоталары тапшырды.