Район Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм укытучылар Мөрәле, Иске Чәчкаб мәктәпләрендә концерт куйды.
Әлеге концерт Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы, ТАССРның халык артисты, опера сәхнәсе йолдызы, якташыбыз Галия Кайбицкаяның һәм Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Мөрәле мәктәбендә чыгыш ясаучылар арасында үзләренең укучысы, быел сәнгать мәктәбен тәмамлаучы Булат Сибгатовның да булуы күңелләренә аеруча хуш килде. Анда шулай ук Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб һәм Кошман мәктәбе укучылары да осталыкларын күрсәтте. Мөрәле мәктәбе директоры Лилия Минһаҗева мондый чараларның укучыларны рухи яктан баетуларын билгеләп үтте, дөньяви мәдәният белән таныштыруларына рәхмәтен белдерде. Иске Чәчкаб авылындагы очрашу да шундый ук җылылык белән узды.