“Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәтенең Кайбыч бүлекчәсендә конференция үтте

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

25 февраль көнне“Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәтенең Кайбыч бүлекчәсендә конференция үтте.

Аның  эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, республика хәрәкәтенең сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, территориаль бүлекчә әгъзалары катнашты.
 Конференциядә Кайбыч территориаль бүлекчәсе Советы рәисе Александр Акрымов бүлекчәнең 2015 елдагы эше турында хисап тотты. Район башлыгы А. Рәхмәтуллин үзенең чыгышында территориаль бүлекчәнең реаль эшләр белән район тормышы үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп, иҗтимагый хәрәкәт  активистларына рәхмәт белдерде. Конференциядә шулай ук территориаль бүлекчә Советының яңа составы сайланды. Биредә үк бүлекчәнең контроль комиссиясе дә расланды. Совет  рәисе итеп бертавыштан А. Акрымов сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International