Узган атнаның шимбәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балигъ булмаган балалар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясе һәм шул җитәкчеләр белән очрашты

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Узган атнаның шимбәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балигъ булмаган балалар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясе һәм шул җитәкчеләр белән очрашты. Һәр җитәкче үзенә беркетелгән гаиләгә визиты, нинди проблемалары булуы турында сөйләде. Кемдер эчкече әнине наркология диспансерына алып барган, электр энергиясе, газ өчен бурчыларын түләттергән, киемнәр белән тәэмин иткән, эшкә урнашырга һәм башка проблемаларын хәл итәргә булышкан. Район башлыгы кыска гына вакыт эчендә шулкадәр эш башкарылуын уңай бәяләде, бу юнәлештә эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк алып бару бурычын куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International