Ябалак авылында гомер итүче Теплова Мария 22 февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 23 феврале, сишәмбе

Ябалак авылында гомер итүче Теплова Мария 22 февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга Кайбыч муниципаль район башлыгының ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Фания Петухова, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева һәм Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гизатуллина килделәр. Алар район башлыгы исеменнән юбилярга котлау сүзләре җиткерделәр һәм бүләген тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International