Хоккей Чүпрәленең ике командасы, Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч районнары командалары катнашында үтте.
Кайбычлылар беренче уенны Кама Тамагы районы командасы белән үткәрде һәм 9:5 исәбенә отты. Икенче уенда Чүпрәле районының икенче командасын 6:0 исәбенә җиңде. Финалда, апаслылар белән очрашып, 6:1 исәбенә җиңүгә иреште. Шулай итеп, кайбычлылар, өч ел рәттән Чүпрәле районы башлыгы турнирында җиңү яулап, күчмә кубокны үзләрендә калдырды. Турнир барышында Кайбыч командасыннан Руслан Җамалетдинов иң яхшы һөҗүмче дип танылды.