Кайбычта хоккей ярышлары дәвам итә

2016 елның 21 феврале, якшәмбе

11 февральдә “Кайбыч” боз мәйданында Саба районының “Тимерхан” хоккей командасы белән иптәшләрчә очрашу булды. Беренче период башлануга ук, кунаклар безнекеләр капкасын штурмлауга кереште. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде: Ирек Галәвиев исәпне ачып, үз командасын алга чыгарды (1:0). Озак та үтмәде, Сәйдәш Галиев икенче алканы кертте (2:0). Кайбычлылар көндәшләре капкасын күпме штурмласалар да, алка кертә алмадылар. Өченче периодта Руслан Җамалетдинов сабалылар капкасына беренче алканы кертүгә иреште (2:1). Аңа җавап итеп, “Тимерхан” командасы һөҗүмчесе Айдар Имаев өченче алканы кертте һәм шуның белән үз командасының җиңүгә ышанычын ныгытты (3:1). Безнең капкачы Алмаз Хәбибуллин көндәшләренең бик күп һөҗүмнәрен кире кайтарып торса да, сабалылар дүртенче алканы кертүгә иреште (4:1). Кайбычның иң оста хоккейчыларының берсе Фәнил Миңнуллин икенче алканы кертте (4:2). Уен тәмамланырга санаулы минутлар калып барганда, Сабадан Петр Гаврилов, бишенче алканы кертеп, бу уенга нокта куйды (5:2). Шулай итеп, Кайбыч командасы беренче әйләнештә үк кубок өчен көрәштән төшеп калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International