«Халкым хәзинәсе» конкурсы кысаларында

2016 елның 21 феврале, якшәмбе

Февраль аенда  «Халкым хәзинәсе» конкурсы кысаларында Кече Мәме һәм Федоровское авылларында фольклор  ансамбльләр димләү  күренешләрен курсәттеләр.

Шулай ук Арасланово  авылы клубында  - димләү, ә Багай авылы  клубында -  солдат озату йолаларын курсәттеләр. Авыл халкы  иске йолаларны карарга бик теләп киләләр. Алар рәхәтләнеп ял итеп, үткәннәрне искә алып, жырлап-биеп куңел ачалар. Һәрбер  фольклор кичәсендә район мәдәният булеге мөдире Рамилә Аблязова үзе катнаша.  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын бетергән белгеч чыгыш ясаучыларның җитешсез якларын әйтеп, төзәтеп узенең кинәшләрен бирә. “Авылларда фольклорны күтәрү -  бик мөһим эш. Сандык хатирәләре булып сакланган, хәзерге вакытта югалып барган йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне саклап, үсеп баручы буынга житкерсәк, мәдәниятебез тагын да алга китер, тулыланыр иде.” – дип саный  Аблязова Р.Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International