15 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр “Халыкара туган тел көне” атналыгы кысаларында 17 нче февраль көнне Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә - Галия Кайбицкаяның 110 еллыгына багышланган бик матур кичә үткәрелде. Якташыбызның Олы Кайбычта урнашкан музей җитәкчесе буларак бу кичәдә миндә катнаштым. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Алкиновна ачып җибәрде. 6 нчы сыйныф укучылары Галия Кайбицкаяга багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп, яттан сөйләделәр. Мин үз чиратымда укучыларны Галия Кайбицкаяның иҗаты һәм тормыш юлы, якташыбыз Габдулла Тукайның остазы һәм мөгаллиме - Мотыйгулла Төхватуллин турында һәм шулай ук Галия апаның драматург Кәрим Тинчурин һәм композиторыбыз Салих Сайдашев белән иҗади дуслыклары, бергә узган хезмәт еллары турында сөйләдем, төрле шикерләр алыштык. Бу матур очрашу укытучыларның, укучыларның, кыскасы һәммәбезнең дә күңелендә бары тик матур, җылы тойгылар гына калдырды. Чыннан да без үзебезнең якташларыбыз белән бик горурланабыз. Үз канаты астында ныклы белем, тәрбия биреп, татарны мәгърифәтле, мәдәниятле, Тукайлы һәм Галияле иткән бөек зат бит безнең якташыбыз Мортыйгулла Төхватуллин. Гөлия Алкиновна: “Безнең укучыларыбыз арасыннан да шундый бөек шәхесләр, районыбызның, республикабызның горурланырлык гражданнары чыгар! - дип кичәне тәмамлады.
Эльмира Сафина
Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры.