Кайбыч ветераннар Советы бәйгедә икенче урынга лаек булды

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Район ветераннар Советы бу конкурска Кайбыч районы буенча Бөек Ватан сугышы истәлекләренә багышлап төзелгән тирән эчтәлекле һәм бик матур бизәлешле альбом тәкъдим итте.  Әлбәттә, оештыручылар бу хезмәтне югары бәяләгән. Районыбыз ветераннарының һәрвакыт актив булып, төрле чараларда катнашулары, республикакүләм ярышларда һәртөрле җиңүләргә ирешүләре безне шатландыра. Киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар һәм саулык-сәламәтлек насыйп булсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International