Кайбычта әфганчылар истәлегенә һәйкәл ачылды

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Корал тоткан солдат сыны, аның янындагы зур мәрмәр диварга Әфган сугышында һәлак булган дүрт Кайбыч солдатының бюсты урнаштырылган. Алар – Валерий Волков, Владимир Драндров, Мансур Миңнуллин, Рамил Мөхәмәтҗанов. Ике як тактага әлеге сугышта катнашучы райондашларыбызның исем- фамилияләре язылган. Уртада – таулар арасындагы реаль сугыш күренешен сурәтләгән рәсем урнаштырылган. Әлеге һәйкәл – тарихның бер кисәге, истәлеге, районның Әфган сугышында катнашучыларга бүләге. 

Һәйкәл ачу тантанасына Кайбычтан читтә яшәүче әфганчылар да кайткан иде. Бу чара үзенә күрә күрешү, очрашу шатлыгы белән дә тулы булды. Тантана тәмамлаганнан соң очрашу райондагы кафеда дәвам итте. Монда һәркем үзенең хатирәләрен яңартты, район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International