15 нче февраль көнне Галия Кайбицкая исемендәге музейда бөек герой шагыйребез Муса Мостафа улы Җәлилнең туган көне уңаеннан “Муса Җәлил һәм Галия Кайбицкая арасындагы иҗади дуслык” - дигән музей дәресе узды. Очрашуга Кайбыч мәктәбеннән 3 нче сыйныф (җитәкчесе Равия Набиевна) һәм 4 нче сыйныф укучылары (җитәкчесе Асия Бариевна), мәктәп китапханәсе җитәкчесе Рәзинә Мөнировна килделәр.
2016 нчы елда татар сәнгатендә зур эз калдырган бу ике бөек шәхескә - 110 яшь тула. Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә дөньяга килә, ә якташыбыз татар сәхнәсенең сандугачы Галия апа Кайбицкаяның туган көнен, 110 еллык юбилеен без быел 21 майда билгеләп узачакбыз. Дәрес Галия апаның истәлек дәфтәрләреннән алынган истәлекләр белән үрелеп барды.Соңыннан балалар Муса Җәлил иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр, сәнгатьле итеп укыдылар.