Кайбыч агрохимикларының төп эшчәнлеге – карьердан известь чыгару һәм хуҗалыклардагы ачы туфраклы иген кырларын известьлау. Ачы туфрак үсемлек үсешенә тискәре йогынты ясый. Галимнәр раславынча, мондый туфракта минераль ашламаларның файдалылыгы 30-40 процентка кими, – диде Фәргать Сибгатов узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясау җыелышында. – “Татарский” агрохимик хезмәт үзәге мәгълүматларына караганда, безнең район хуҗалыкларында 21 мең 400 гектар мәйданда ачы туфраклы җирләр бар. Ә 2010 елда ул 30 мең гектарга якын булган «Кайбычагрохимсервис» җәмгыяте хезмәтчәннәре тырышлыгы белән биш ел эчендә районда ачы туфраклы җирләр мәйданы 8 мең 200 гектарга кимеде. Без ел саен1800-1900 гектар мәйданга известь кертәбез.
Фәргать Сибгатов эшчәнлекләре турында да, уңган хезмәтчәннәре хакында да горурланып сөйләде. Шоферлар Рөстәм Җиһаншин, Владимир Андреев, Сергей Грузков тракторчылар Николай Филин, Алексей Кабатьев, экскаваторчы Илмас Низаметдинов, Сергей Грузков, операторлар Николай Чекмарев, Николай Зинин, Борис Зариповларның известьлауда тырышып эшләүләрен билгеләп үтте. Наил Гаязетдинов җитәкчелегендәге юл төзүчеләр бригадасы биш миллионнан артык сумга юл төзү эшләре алып барган.
Хәзерге кыйммәтчелек заманында җәмгыять эшчәнлеген ремонт мастерское эшеннән башка күз алдына китереп булмый. Илмас Низаметдинов машина, тракторларның двигательләрен бик оста ремонтлый икән, ә Евгений Яшин эретеп ябыштыруда үз эшенең остасына әйләнгән, Владимир Яковлев уңган токарь, электрчы, вулканизация ясаучы да.
Район кырларының уңдырышлылыгын күтәрүдә зур тырышлык куючы җәмгыятьнең үз ярдәмче хуҗалыгы да бар. Узган елгы корылык аларга да игеннәрдән көтелгән уңышны алырга ирек бирмәгән. Бөртеклеләрнең һәр гектары 21 центнер уңыш биргән, 1144 тонна ашлык җыеп алганнар. Комбайнчылары да икәү генә – Рәиф Фатыйхов белән Юрий Петров.
– Рәифкә аеруча рәхмәтлемен, шофер булып эшләсә дә, иске комбайнга утырырга үзендә көч тапты. Аны ярдәмчесе Мөхәммәтхан Фәйзуллин белән бергә тулысынча сүтеп җыйдылар. Уңыш язмышын хәл итүдә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр, – диде Фәргать Сибгатов.
Фермаларында мөгезле эре терлекләр асрыйлар, тәүлеклек үсешләре уртача 900 грамм, ел дәвамында 159 центнер ит җитештергәннәр. Терлек азыгы хәзерләүдә абыйлы-энеле Виктор һәм Александр Петровлар зур тырышлык куйган.
Җәмгыятьнең керемнәре, чыгымнары, салымнар түләү буенча баш бухгалтер Валентина Грузькова, запчастька, ягулыкка күпме акча тотулары, күпме экономияләүләре турында экономист Гөлкәй Җиһаншина, авыл хуҗалыгы машиналарының язгы кыр эшләренә әзерлеге турында баш инженер Ришат Гыймадиев чыгыш ясады.
– Районыбызның авыл хуҗалыгы буенча республикада беренче унлыкта булуында сезнең дә лаеклы өлешегез бар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров һәм хезмәт алдынгылары Владимир Андреев, Елена Кабатьевага район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рөстәм Җиһаншинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Җәмгыять җитәкчесе дә алдынгыларны бүләкләде, барлык хезмәтчәннәргә дә тәм-том тутырылган пакетлар бирделәр.