Кайбычның “IT-чемпион 2015” бәйгесе җиңүчеләре Казан шәһәрендә үткән бүләкләү тантанасында катнашты

2016 елның 12 феврале, җомга

Казанда  “IT-чемпион 2015” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Беренче этап җиңүчеләре – һәр районда иң күп балл җыйган укучылар планшет, икенче этапныкылар смартфон иясе булды. Һәр җиңүчегә бәйге логотибы белән рюкзак һәм блокнот тапшырылды. 

Кайбыч районыннан бүләкләү тантанасында беренче этап җиңүчеләре – Олы Кайбыч мәктәбенең узган елгы чыгарылыш укучысы Илсинә Ибәтуллина, әлеге мәктәптән Булат Михайлов, Зөлфәт Гарәфетдинов һәм икенче этап җиңүчеләре – Олы Кайбыч мәктәбеннән Нияз Ибәтуллин, Чүтидән Александр Серебряков, Багайдан Андрей Любавин катнашты. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң актив мәктәп булып бу юлы да Олы Кайбыч мәктәбе танылды һәм телевизор белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International