Кайбычта “Россиянең чаңгы юллары” дигән массакүләм спорт ярышы үткәрелә.
Бәйгегә, һәр елдагыча, мәктәп укучылары, оешма, предприятие, учреждениеләр хезмәткәрләре, лаеклы ялда булган спорт яратучылар чакырыла. Ярышка старт иртәнге сәгать унда бирелә. Җыелу урыны – Олы Кайбычтагы ял паркы. Ярыш ял көне авылларда уза.