Безнең районда барлыгы 14 меңнән артык кеше яши. Шуларның 4688е пенсионерлар. Эшләүче пенсионерлар саны – 1185. Әби-бабайлар бездә чыннан да бик актив. Алда әйтеп кителгәнчә, спорт комплексына да йөри алар, бәйрәм-концертларда да катнашалар. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар да ветераннар ярдәме белән үтте.