5 февраль көнне Мөрәле авылы китапханәсендә “Ак яулыклы әбиләр” дип исемләнгән мөнәҗәт кичәсе узды. Кичәне мәдәният хезмәткәрләре Әхмәтова Миләүшә һәм Фруэнтова Венера алып барды.Чара татар халкының фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган мөнәҗәтләргә багышланган. Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән “Ходайга ялвару”,”дога”,”Ходай белән яшерен әңгәмә” диеп тәрҗемә ителә. Мөрәле авылының ак яулыклы әбиләре үзләре әзерләп килгән мөнәҗәтләр һәм шигырьләр белән таныштырдылар: “Тәүбә кылыйк”,”Үлем нәүбәте”,”Кәфеннекнең кесәсе юк”,”Туган җирдә мин бәхетле”,”Туган ил”,”Картлык нишләтә” һәм башкалар.
Шулай ук кичәдә авылдашлары каләм остасы Гибадуллина Асия апаның китабы бастырылып чыгуы бигеле булды.