11 А сыйныфы укучысы Сафиуллина Гүзәл “Татар Теле. Инфо” үткәргән олимпиадада Татар теленнән җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук КФУ да үткәрелгән татар теле буенча олимпиадада катнашып икенче турга үтте. Гүзәлне уңышлары белән ихластан тәбрик итәбез, аңа алга таба да укуында зурдан-зур уңышлар теләп, куелган максатларына ирешергә насыйп булсын дигән теләктә калабыз. Татар теле укытучысы Л.Х.Сөнгатуллина да Рәхмәт хатына ия булды.