28 гыйнварда Татарстан Дәүләт Советында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутат хатын-кызлар – “Мәрхәмәт” берләшмәсе әгъзалары белән очрашты

2016 елның 7 феврале, якшәмбе

28 гыйнварда Татарстан Дәүләт Советында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутат хатын-кызлар – “Мәрхәмәт” берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. “Мәрхәмәт” 2009 елда җәмгыятьтә балалар, гаилә һәм хатын-кызларның иминлеген кайгыртучы законнар кабул итүгә, төрле программаларны тормышка ашыруга булышу максатында депутат хатын-кызлар тарафыннан төзелгән иде. Бүгенге көндә “Мәрхәмәт”не ТР Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Татьяна Ларионова җитәкли. Өченче чакырылыш район Советында 34 депутатның  унысы хатын-кызлар, Кайбыч районнан бу чарада район Советы депутаты, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Алия Биккулова да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International