Кошман авылында “Нәсел җебе – шәҗәрә” бәйрәме үтте

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Кошман авылы китапханәчесе Гөлия апа Сафиуллина узган елның 1 ноябреннән агымдагы елның гыйнварына кадәр дәвам иткән “Җиде буын бабаңны беләсеңме?” дигән бәйге үткәргән иде. Бу бәйге балаларда да, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятты, үткәннәргә борылып карап, моңа кадәр белмәгән буыннарны ачыкларга этәргеч бирде, элек сирәгрәк аралашкан туганнарның арасын якынайтты. “Нәсел җебем – шәҗәрә” бәйрәмендә әлеге эшләрдән бик матур күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәмне алып баручы Гөлия  Сафиуллина биш гасырлык шанлы тарихы булган, тирә-юньдә бабачылар авылы буларак дан казанган Кошман авылының үткәне белән таныштырды, шәҗәрә төшенчәсенә аңлатма биреп, аны төзү тәртибен аңлатты. Укучылар исә үзләренең матур җырлары белән шатландырды. Алга таба мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин бәйге җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Иң күп буынлы нәсел шәҗәрәсе номинациясендә Адилә белән Ләйлә Гыйрфановалар һәм Кадрия Хикмәтуллина җиңү яулады. Алар җиде буынлы нәсел агачы төзегәннәр, соңрак Кадрия хәтта аларның исәбен унга кадәр табу бәхетенә ирешә. Иҗади төзелгән шәҗәрә дип Ләйлә Хәйретдинова, Гадел Садриев һәм Фәнил белән Фәнис Фәизовларның эше танылды. Оригиналь шәҗәрә титулына Язилә Гыйләҗеваның тактага яндырып эшләнгән нәсел агачы лаек булды. Айзилә Салаватуллина, Илсаф Саттаров, Алия белән Илнур Әхмәтшиннар һәм Айсылу белән Айрат Шәрәфиевлар кызыксындыру бүләгенә ия булды. Өлкәннәр арасында ике яклап та тирән тамырлы, тармакланып үскән нәсел агачы төзегән башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәдинә Хәмидуллина җиңүгә иреште. Бу шәҗәрәләр үз эченә ике йөзләп исемне сыйдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International