Галия Кайбицкая исемендәге музейга 5 нче сыйныф укучылары “Камил Мотыйгый - үз чорының бөек шәхесе”, дигән музей дәрескә җыелды

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

     21 нче гыйнвар көнне Галия Кайбицкая исемендәге музейга Хәмидуллина Алсу Фәритовна җитәкчелегендәге 5 нче сыйныф укучылары  “Камил Мотыйгый - үз чорының бөек шәхесе”,  дигән музей дәрескә җыелды. Камил Мотыйгыйның нәсел җепләре безнең районыбызның Кече Кайбыч авылы белән тыгыз бәйләнгән. Музейда уздырылган һәр чараның төп максаты -  яшь буынны, гомумән районыбыз халкын, районыбыз һәм республикабыз язмышында зур эз калдырган халкына, мәдәниятенә карата мәхәббәт һәм ихтирам уяту. Дәресебез дәвамында без Камил Мотыйгыйның тормышы һәм иҗаты, Нияз Акмалның “Камил Мотыйгый” дигән поэмасы белән таныштык, музейда Камил Мотыйгый башкаруында сакланган “Бибисара” җырын тыңладык.  Дәреснең  максаты укучыларыбызга Камил Мотыйгыйның нинди бөек шәхес икәнлеген аңлатырга торышу булса, тау ягы Кайбычыбызның аның өчен ата-баба ягы икәнлеген таныту иде. Габдулла Тукай бөек шагыйрь икәнен без сабый чактан ук белеп үсәбез, ә ныклап уйлап карасак ул бөек шагыйребезнең кулына каләм тоттыручы, аңа ныклы белем бирүче безнең якташларыбыз Төхватуллиннар гаиләсе бит. Нияз Акмалның Камил Мотыйгый поэмасында бу ачык күренә:

Кем озаткан Тукай җәнабләрен,

Кем тоттырган кәлам кулына?

Кем күрсәткән аңа Казан юлын,

Кем фатиха биргән юлына?

 

Сулар сипми генә гөлләр үсми,

Язлар җитми ярлар тулмый ул.

Арча бәрәңгесен ашап кына

Бөек Тукай булып булмый ул!

Ул Казанга килеп, аяк терәп

Бәхәсләшә алыр идеме,

Шул “Пар ат”ка төяп кузгалмаса

“Мотыйгыя” биргән белемне?!

     Быел 15 нче гыйнварда Камил Мотыйгый һәм Габдулла Тукай нәширлегендә дөнья күргән «Әлгасрел-җәдид» әдәби-фәнни һәм иҗтимагый журналының беренче саны чыгуга 110 ел тулды. 1906 нчы елның 15 нче мартында 3 нче номер астында бастырылганы «Әлгасрел-җәдид» журналы безнең музеебызда саклана. 2016 елның 26 гыйнварында Камил Мотыйгыйның безнең арабыздан китүенә 75 ел тула.

     2016 нчы ел татар сәнгатендә юбилейларга бай ел. Быел безнең бөек җырчыбыз, опера йолдызы Галия Кайбицкаяга -110 яшь, шулай ук якташыбыз, композитор Латыйф Хәмиди тууына - 110 ел, Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь, Галия Кайбицкаяның иҗатташ дусты  Муса Җәлилнең тууына 110 ел, композитор Нәҗип Җиһановның тууына – 105 ел.

Ел дәвамында музейда бөек шәхесләребезгә карата төрле күргәзмәләр эшлиячәкләр, музей дәресләре һәм экскурсияләр үткәрәчәк. Барыгызныда музейда көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International