Качману бәйрәме үзенең салкыннары белән дан тотса, быел Ходай православ динен тотучыларга теләктәшлек белдергәндәй, җылы булды. Әмма салкыннардан куркып тору юк, бик күпләр изгеләндерелгән суда коенып, җаннарын, тәннәрен гөнаһлардан арындыра.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Турминскийдагы Изге Троицк чиркәве янына килгәндә, халык шактый күп җыелган иде.
- Хөрмәтле райондашларым, православие динен тотучылар! Барыгызны да бу изге көн – Качману бәйрәме белән котлыйм. Халыкның күп җыелуы аларның Ходайга, дингә якыная баруын раслый. Халыкны дингә тартуда, Изге Троицк чиркәвен торгызуда Николай атакай белән Надежда анакайның башкарган эшләре бәяләп бетергесез. Халыкка хезмәт итүләре өчен аларга олы рәхмәтемне белдерәм. Безнең райондагы күпмилләтле халык бер-берсенең гореф-гадәтләрен, диннәрен хөрмәт итеп, зур тату гаилә кебек яшиләр. Бу киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип ышанам. Барыгызны да изге бәйрәм белән котлыйм, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч, аяз күк йөзе булуын телим, - диде район башлыгы чиркәүдәге халыкны тәбрикләп.
Изге Троицк чиркәвендә 18 гыйнвар кичендә башланып киткән бәйрәм чаралары икенче көнне дә кичке уннарга кадәр барды. Изге чишмә янында барлык шартларын китереп эшләнгән купель янында да халык бик күп иде. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.