11-12 гыйнварда составында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе, әлеге комиссиянең секретаре, опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече, полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, Апас һәмКайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге начальнигы булган группа янгыннарны кисәтү буенча профилактик рейд үткәрде. Алар Иске Тәрбит, Мәлки, Олы Подберезье, Ульянково авыл җирлекләренә кергән авылларда яшәүче балалы гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә бардылар. Рейдта катнашучылар 25 тән артык шәхси хуҗалыкта булды, аларда яшәүчеләр белән инструктаж үткәрелде, ата-аналарга балаларны караучысыз калдырмау буенча да аңлату эшләре алып барылды. Янгын күзәтчелеге буенча тикшерүче янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде, хәвеф-хәтәр булган очракта нишләргә кирәклеген һәм ашыгыч хезмәтләр телефонына шалтырату тәртибен аңлатты. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре электр үткәргечләргә һәм электр җиһазларына аеруча зур игътибар юнәлдерде, чөнки аларның төзексезлеге кыска ялганыш китереп чыгарырга мөмкин. Йорт хуҗалары үз чиратында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешенә җитдирәк карарга сүз бирде. Район буенча торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча рейдлар дәвам итә