7 декабрь көнне Галия Кайбицкая исемендәге музейда инвалидлар ункөнлеге кысаларында очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга Кайбыч мәктәбендә татар теле һәм әдәбият дәресе укытучысы Булатова Гөлия Алкиновна җитәкчелегендәге 6 нчы һәм 9 нчы сыйныф укучылары 1 нче группа инвалид Сәләхиева Вәсилә апа белән очраштылар. Күзенә 9 тапкыр операция ясатсада, аның күзләре менә инде 6 ел якты дөньяны күрүдән мәхрүм. Бик күп сынаулар күргән бу ханым сынаулар алдында сынмаган, сыгылмаган. Киресенчә, ул дөньяны өзелеп ярата. Вәсилә апа язмышына мең-мең рәхмәтле, чөнки ул бүгенге көндә тормыш иптәше Вәкил абый, уллары Фәнис, яраткан килене Гөлназ, оныклары тәрбиясендә гомер кичерә. Минем киленем юк: “Гөлназым – минем кызым ул!” – дип сөенеп, яратып сөйли ул үзенең килене турында. Гаиләсе аның өчен терәк, сырхауларына – шифа, кайгы – хәсрәтләрендә юаныч. Хөкемәтебез дә аларга карата битараф түгел. Инвалидлар өчен төрле чаралар күрелә, бик күп ярдәм кулы сузыла. Чыгышы белән Чувашия Республикасының Яльчик районы Байтирәк авылында туып – үскән кыз, 1963 нче елны Казан медицина училещасын тәмамлагач, Кайбыч больницасына фельдшер – лаборант булып эшкә билгеләнә. Татар телендә сөйләшергә Кайбычка килгәч гаиләсе, күршеләре, хезмәттәшләре ярдәмендә өйрәнә ул. Фельдшер-лаборант – бик җаваплы эш, димәк син үз эшеңнең белгече булырга тиеш. Син ясаган анализлардан диагноз куела, бу очракта ялгышырга ярамый. Вәсилә апа үз эшенә бик җаваплы карый, ул үзе эшләгән чорда дөрес анализлар ясап, күп кенә кешегә яшәү чаткысы бүләк итә. Кичәбезнең кунагы гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Ләбибә апа Шәмсетдинова үзенең мәгнәле, кызыклы сораулары белән очрашуны җанландырып барды, балаларга янәшәбездә булган, язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга, аларга карата игътибарлы булырга өндәде. Балалар үз чиратында Вәсилә апаның сөйләвен зур кызыксыну белән тынладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.Бу очрашу һәркемгәдә төрле яктан уйланырга өтәргеч булды. Барыбызның да теләге бер: күкләребез аяз, туачак таңнарыбыз тыныч, һәрбарчабыз сау-сәламәт булсын иде.
Эльмира Сафина,
Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры