Кайбыч үзәк балалар китапханәсендә якташыбыз Шәүкәт Галиев туган көне уңаеннан “Шәүкәт абый варислары” дигән кичә узды.
Анда “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Алар очрашуда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләде. Туган көн бүләксез булмый инде ул, шигырь сөюче нәниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.